Сабыйлар шатлыгы йөзләрдә

3 июня 2011 г., пятница
Балаларны яклау көнен районда, нәкъ сабыйларның үзләренчә, шау-гөр килеп, һәр урында төрле чаралар үткәреп билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Быел да бу көн һәр бала күңелендә озак сакланырлык күркәм хатирә булып уелып калды.
Чәршәмбе иртәсе 16 балалар бакчасында сюрприз белән башланып китте. Район җитәкчелеге, җаваплы хезмәткәрләр, предприятие-оешма директорлары, бакчаларга барып, балаларны бәйрәм белән котладылар, зур бүләкләр ясап сөендерделәр. Район башлыгы Татьяна Воропаева мәгариф идарәсе башлыгы Рафаил Кәрамов белән берлектә "Аленка" һәм "Күкчәчәк" бакчаларында булды. Ике бакчага да район башлыгы уенчыклар бүләк итте. Яңа, төрле төстәге күз явын алырлык уенчыкларга балалар чын күңелдән шатланды. Үзләренең ихлас рәхмәтләрен шигырь юллары, җыр-бию аша җиткерделәр. Татьяна Воропаева, балаларны котлап, аларның Зәй төбәгенең чын патриотлары булып үсүләрен теләде, сабыйлар күзендә менә шундый шатлык очкыннары күрү - безнең өчен иң мөһиме, диде.
Район башлыгы белән "Аленка"га килгән шикәр заводы директоры Вячеслав Сыщиков акчалата һәм шушы елның икенче яртысында бакча сабыйларын шикәр комы белән тәэмин итеп торырга вәгъдә бирде. Ә «күкчәчәк»леләрне бәйрәм белән тәбрикләргә "Татнефтедор" автомобиль юллары идарәсе Зәй филиалы җитәкчесе Ислам Әмирханов килде. Ул бакчага музыкаль үзәк бүләк итте һәм җәйге чорда бакча территориясенә яңа асфальт юл түшәргә исәп тотуларын белдерде.
Иртәнге якта бакчаларда менә шундый күңелле тантаналар белән башланып киткән балалар бәйрәме көннең икенче яртысында Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында һәм "Энергетик" Мәдәният сарае каршындагы мәйданда дәвам итте. Паркта көндезге сәгать 11дән яшьләр идарәсе белгечләре балалар һәм әти-әниләрне төрле әкият геройлары булып киенеп каршы алды. Бәйрәм "Буратино" әкияте буенча сәхнәләштерелгән тамаша белән башланды. Анда балалар да төрле маҗараларда катнашып, дөреслек, мәрхәмәтлелекнең өстен чыгуына ярдәм иттеләр. Биредә үк ишегалды лагерьлары эшенә старт бирелде. Быел районда 18гә якын ишегалды мәйданчыгы эшләячәк. Аларга югары сыйныф укучылары әйдаманнар итеп билгеләнде. 6-13 яшьлек балаларның көндезге вакытын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру өчен алар җавап бирәчәк. Ишегалды лагерьларын ачу тантанасында шәһәрнең 14 мәйданчыгыннан балалар катнашты. Эстафета ярышларында балаларның җәйне ни дәрәҗәдә актив үткәрергә җыенуы ачыкланды. Һәр команда Җир шарын ничек күрергә теләвен асфальтка ясаган рәсемнәрдә чагылдырды. Уеннарда катнашучылар тәм-томнар, язу-сызу әсбаплары белән бүләкләнде.
Алардан соң парк мәйданын сабыйларын коляскаларга утырткан яшь әниләр биләп алды. Кем колясканы матуррак бизәгән, кайсы әни җитезрәк, кайсы бәби әнисен тыңлаучан икәне төрле конкурсларда сыналды. Алты айдан бер яшькәчә нарасыйлар хәтта "дүрт аяклап" матрас өстеннән үрмәләп баруда ярышты. 10 сабый арасында Катя Рыбаковага тиңнәр булмады.
Нәниләрдән соң мәйданга булачак әниләр чыкты. Йөклелекнең кадерен белеп вәкарь белән генә атлаучы яшь ханымнар уңганлыкта, фитнес күнегүләре ясауда, бала карауда белемнәрен сынады. Төрле җиләк-җимештән алар ясаган сыннар булачак әниләрнең фантазиягә бай булулары турында сөйләде. Бу ярышта беренчелекне Земфира Хуҗина алды. Кыскасы, парк мәйданы ул көнне бәбиләрнең дә, әниләрнең дә йомылып ятучы талантларын ачу урынына әйләнде.
Бу вакытта параллель төстә "Энергетик" Мәдәният сарае каршында бәйрәм чаралары кызганнан-кыза барды. Катнашучылар, тамаша карарга килүчеләр белән мәйдан шыгрым тулы иде. Мәктәп яны лагерьларын ачу тантанасы белән башланып киткән парад кызыклы бәйгеләр, җыр-бию фестивале белән дәвам итте. Быел 20 мәктәп яны лагере, 10 мәктәп уен мәйданчыгында бер меңнән артык бала ял итәчәк. Лагерьлар парадында катнашкан 2, 3, 4, 6, 7нче мәктәпләр, татар гимназиясе, балалар иҗат йорты командалары әле беренче көн генә лагерь тормышы белән яши башласалар да, үз-үзләрен тәкъдим итүне искиткеч оригиналь итеп күрсәтә алды. Һәр команданың зур тату гаиләгә әверелә баруы сизелеп тора. Шулай да җәйге каникул чорын иң күңелле итеп үткәрергә әзер дип 2нче мәктәп һәм балалар иҗат йортының "Исток" командалары табылды.
Лагерьлар парадын "Супер мәктәп укучысы" бәйгесе алмаштырды. Биредә алты чыгарылыш сыйныф укучысы - Дарья Герасимова (1нче мәктәп), Александра Корнева (2), Алена Тимофеева (4), Диана Сергеева (7), Диана Миронова (6), Ангелина Галактионова (6) төрле яклап сыналдылар. Искиткеч шоу-тамашаны режиссер Ленар Сафиуллин әзерләгән иде. Берсеннән-берсе чибәр, белемле, уңган-булган кызлар арасыннан берсен генә сайлап алу мәртәбәле жюрига хәйран авырга туры килде. Ә бәйге җиңүчесез булмый. "Супер мәктәп укучысы" дип Ангелина Галактионова табылды. Махсус таҗны аңа Рафаил Кәрамов кидертте һәм акчалата бүләк тапшырды. Бу җиңү Ангелинага киләсе "Мисс Заиночка" бәйгесе финалына үтү мөмкинлеге бирде.
Мәйданда җыр фестивале игълан ителде - балалар бакчаларында шөгыльләнүче иҗат коллективлары матур чыгышлары белән ямь өстенә ямь өстәде. Кечкенә артистлар коллективын халык алкышлар белән каршы алып, алкышлар белән озатты. Иң-иң осталары дип "Кояшкай" бакчасы җырчы кызлары билгеләнде. Нәниләр чыгышларын "Энергетик" Мәдәният сараенда шөгыльләнүче балалар иҗат коллективлары тулыландырды. Җыр-бию, төрле уеннар, батутта сикерү белән аралашып барган бәйрәм кичкә кадәр дәвам итте. Балаларның теләкләрен язып кабарткан шарлар күккә күтәрелеп, сабыйларның бәхетле балачак мизгелләрен гәүдәләндерде.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International