Егетләр җыенда сыналды

1 июня 2011 г., среда
Узган атнада район мәктәпләренең X сыйныфын тәмамлаучы егетләр хәрби әзерлек укулары үтте. Өч көн дәвамында егетләргә үз мәктәпләре базасында спорт күнегүләре, хәрби кагыйдәләрне өйрәнү буенча махсус дәресләр оештырылды. Ә район күләмендәге ике көнлек гомумхәрби җыен Сарсаз-Баграж мәктәбе базасында узды.
Биредә Ватан сагына басачак 111 егет дүрт взводка бүленде. Баш командир быел да Александр Ширяев булды. Мәктәп, чын мәгънәсендә, хәрби частьне хәтерләтте. Монда туклану, йокы урыны, төрле спорт, хәрби уеннар өчен аерым бүлмәләр, урыннар җиһазланды. Егетләргә махсус расписание нигезендә һәр эшне тиешле вакытта үтәргә, хәрби дисциплинага өйрәнү мөмкинлеге тудырылды. Җыенны тантаналы төстә ачкан мәгариф идарәсе башлыгы Рафаил Кәрамов мәктәпнең хәрби шартларга әзерлеген югары бәяләде, булачак ил сакчыларын ныклап шөгыльләнергә, тәртип бозмаска, җитди булырга чакырды.
Хәрби комиссариат башлыгы Айрат Әгъләмҗанов югары сыйныф укучыларын сәламләү өчен үзе килде. Хәрби укулар башлануга, взводлар махсус заданиеләр үтәргә таралды. Спорт күнекмәләре спортзалда, ачык һавадагы мәйданчыкларда оештырылды. Противогаз киеп, хәрби формада төрле нормативлар үтәүче егетләр яшь солдатларны хәтерләтте. Быел пневматик коралдан ату каралмаган, шулай да булачак ил сакчылары автоматны сүтеп-җыюда җитезлектә сыналды. Армиядә монысы да бик кирәк аның. 6нчы мәктәп укучылары Тимур Шакиров һәм Дмитрий Семенов корал белән эш итәргә өйрәнү армиягә барырга җыенган һәр яшь кеше өчен мөһим дип исәплиләр. Шуңа күрә алар бу сынауга аеруча җитди әзерләнгән. Командирлары Александр Ширяев та егетләрнең тырышлыгын югары бәяләде. Гомумән, куелган нормативларны тиешле дәрәҗәдә үтәгән һәр егет мәгариф идарәсе һәм РОСТО-ДоСААФның Зәй бүлеге оешмасы бүләкләренә лаек булды. Аеруча югары күрсәткечләргә ирешкәннәргә махсус күкрәк билгеләре, дипломнар тапшырылды.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International