Һөнәрләгә эш җитә

30 мая 2011 г., понедельник
Мәшгульлек үзәгенең 20 еллык юбилее уңаеннан "Космос" яшьләр үзәгендә эшмәкәрләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырылган иде. Анда Светлана Исламованың кул эшләре аерым урын алды. Аның төрле төстәге сәйләннәрдән чигелгән түбәтәйләре күз явын алырлык иде.
Һөнәрле югалмас, дигән сүзләр хак. Светлана эшсез калгач, аңа буыннан-буынга килгән чигү һөнәре үз эшен башларга этәргеч бирә. Мәшгульлек үзәге белгечләре белән киңәш-табыш итешкәч, бизнес-план төзеп, аны уңышлы яклый. Хөкүмәттән килгән ярдәм акчасына чигү машинасы, ноутбук сатып ала. Ноутбук рәсем, төсләр сайлау, эскиз ясау өчен кирәк. Нефтьчеләр бинасыннан бер бүлмә алып, үз эшен башлап җибәрә. Зәйлеләргә җырчы буларак мәгълүм Евгения Казанцеваның кызы ул Светлана. Әнисе батырчылык итеп үз эшен башлаган кызына сагаебрак карый: булдыра алыр микән, дигән уй борчый аны. Кызының эшләп, базарга кереп китүенә соклана хәзер Евгения Петровна.
Светланага аеруча түбәтәй чигәргә заказлар күп. Ашъяулыклар чиктерүчеләр дә шактый. Аңа аеруча яшьләр мөрәҗәгать итә. "Акбарс", "Рубин" һ.б. сүзләр белән төрле эмблемалар чиктерә егет-кызлар. Ертылган өс киемнәрен бизәкләп чигү осталыгына да ия ул. Һәрнәрсәнең җае бар, ертылган, тишелгән дип өс киемнәрен ташларлык түгел. Күпчелек хатын-кызлар аппликацияләр белән мендәр тышлары, кашага (ламбрекен) тәрәзә челтәрләре эшләтә. Һөнәр һөнәрне арттыра икән, ди Светлана. Үзе тегә дә ул. Тегү машинасы сатып алган. Өс киемнәре дә тегә, кирәк икән чигеп тә куя. Әбисенә, әнисенә рәхмәтле. Чигүгә сәләт алардан килә. Биш яшьлек оныгы хәзер Светланадан чигәргә өйрәнә. Димәк, буыннар чылбыры өзелмәячәк: чигү һөнәре үзенчәлекләре алдагы буыннарга тапшырылачак. Светлана үз эшен башларга булышлык иткән хөкүмәткә рәхмәтле, башкаларны да программадан кыю файдаланырга чакыра. Эшсез калдым дип кул кушырып утырмаска, кулың белгән һөнәр буенча эш башларга кирәк, күңелеңә хуш килгән һөнәр, һичшиксез, үз җимешләрен бирәчәк, ди ул.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International