Авыл яшәсен өчен

30 мая 2011 г., понедельник
«Гаилә фермасы» республика программасына керүче авыл эшмәкәрләре бу көннәрдә төзелешкә керешү буенча актив эш башлады. Чөнки вакыты шундый: төзелеш алып бару өчен иң кулай чор җитте.
Кадер авыл җирлегенә караган Туңылҗада бу эшкә Николай Селиверстов алынды. Элекке ындыр табагы биләмәсендә киң колач белән эшмәкәрнең гаилә фермасын төзү бара. Төзелеш эшләрен "Агросахарстрой" ҖЧШ башкара. Алар бу эшкә бер атна элек кенә алынганнар.
- Ферманың фундаментын салуны төгәлләдек, тимер-бетон корылмаларны монтажлау бара. Берничә көннән, бетон каркас җыелып беткәч, стена панельләре куя башлыйбыз. Төзелешне августка кадәр башкарып чыгу бурычы куелды, - ди төзүчеләр.
50 мөгезле эре терлек симертүгә исәпләнгән ферманың шушы биләмәдә салынуы очраклы түгел, Николай Никифорович ташландык ындыр табагын үз милке итеп рәсмиләштергән.
Туңылҗада туып-үскән Николай Селиверстов шактый еллар Чаллыда төпләнеп яшәгән. Әмма ул туган авылы белән элемтәне беркайчан да өзми, әтисе дөнья куйгач, туган нигезенә кайтып яши башлый. Ул һәрвакыт үз эшен булдыру турында хыяллана, шәхси эшмәкәр булып теркәлә. 25 гектар мәйдан җир алып, бөртекле культуралар үстерә, күпләп терлек асрый. Шунысын да әйтик, эшмәкәр авыл кибетен сатып алып, сәүдә эшенә керешә. Кибеттә аның хатыны Резидә эшли.
- Гаилә фермасы булдыруга авыл җирлеге башлыгы Римма Зайцева этәргеч бирде. Эш башында юнәлеш бирүче, киңәшчеләр булса, яхшы. Кредит алдым. Тиешле документлар эшләү, бизнес-план төзү, аны яклауда район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре зур ярдәм күрсәтте. Программа буенча каралган акча килгәнне көтеп ятып булмый, булдыра алганлыгыңны күрсәтү кирәк, - ди Николай Селиверстов.
Билгеле, төзелеш алып бару - гади генә эш түгел. Оештыру мәсьәләләрен хәл итү, төзелеш материаллары алу кирәк. Эшмәкәр урман алып, пилорамада тактаны үзе ярдыра. Аңа бу эштә улы һәм энесе ярдәм итә. Моннан тыш, бүген эшмәкәрдә авылның биш кешесе хезмәт куя. Ферма төзелеп, терлек асрау башлангач, Николай Никифорович авылның дистәләгән кешесен эшле итәргә җыена. Ындыр табагы биләмәсендәге иске тегермәнне эшләтеп җибәрү, кайчандыр склад вазифасын үтәгән бинаны төзекләндереп эштә куллану турында да хыяллана ул.
- Авылны яшәтәсе килә. Авыл картая. Күпләр нигезләренә кайтып-китеп кенә йөри. Матур итеп яңа йортлар салучылары да бар, билгеле. Шушында яшәп, мул тормыш алып баручылар күбәйсен иде, - ди эшмәкәр.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International