Практика - басуда

20 мая 2011 г., пятница
Әлеге фотосурәттә сез Сәвәләй авылы егете Максим Лукинны күрәсез. Ул - Казан дәүләт аграр академиясе студенты. Язгы кыр эшләре чорында республиканың авыл хуҗалыгы белгечләре әзерләүче уку йортлары студентларны хуҗалыкларга практика узу өчен җибәрә. Максим практиканы "Зәй
шикәре" агрофирмасының "Сәвәләй" бүлекчәсендә уза. Ул "ФЭНД" тракторы белән басуда, төрле төр агротехник чаралар үткәрүдә тырышып эшли. Студент егет эшеннән бүлекчә җитәкчелеге дә канәгать. Өметле егет, яхшы белгеч булырга охшый, ди аның турында бүлекчә җитәкчесе Фоат Камалиев.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International