Үзе яшь, үзе өметле

27 февраля 2011 г., воскресенье
6 нчы мәктәптә «Ел укытучысы-2011» бәйгесенә йомгак ясалды. Анда финалга чыккан 7 педагог һөнәри осталыкта, үзләренең белем бирү методикасының актуальлеге, нәтиҗәлелеге, оригинальлеген дәлилләүдә көч сынаштылар.
Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйгедә төп игътибар мөмкин кадәр күбрәк укытучыны җәлеп итүгә юнәлтелде. Әзерлек чорында педагог үз өстендә ныграк эшләргә, дәресләрне укучылар өчен кызыклы, бер үк вакытта нәтиҗәле итү өчен укытуның төрле методларын эзләргә омтыла, ди оештыру комитеты җаваплы сәркатибе, мәгълүматый-методик үзәк директоры Рәмзия Андреева. Бәйгенең нигезендә нәкъ менә талантлы, иҗади эшләүче педагогларны ачыклау, аларның хезмәтен бәяләү, киң җәмәгатьчелек алдында укытучы абруен күтәрү, белем бирү сыйфатын яхшырту ята. Мәгариф бүлеге быел авыл мәктәпләрендә белем бирүчеләрне дә менә шушы критерийларга ныграк тартуга йөз тотты. Ачык дәресләр күрсәтүдә, методик семинарларда авыллардан 17 укытучы катнашты. Алар арасыннан ярымфиналга Сәвәләй мәктәбеннән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лариса Забурдаева чыкты.
Районда яшь педагогларга зур игътибар бирелә. Икенче ел рәттән оештырылучы "Педагогик дебют" конкурсы - моның ачык мисалы. Быел әлеге конкурста беренче һәм икенче урыннарны яулаган Эльвира Ат-ласова (Чыбыклы), Адилә Жилина (5нче мәктәп) "Ел укытучысы" бәйгесендә катнашу хокукын алды. Гомумән, ярымфиналга чыккан 11 укытучының 7се үзен финалда сынады. Алар -Наталья Иванова (2нче мәктәп, рәсем сәнгате), Елена Помельцева (3, рус теле), Светлана Красина (4, башлангыч сыйныф), Адилә Жилина (5, математика), Анна Романова (6, химия), Халидә Галиева (5, башлангыч сыйныф), Миләүшә Вәлиәхмәтова (7, татар теле). Араларында гомерләренең 20-30 елын укытучы һөнәренә багышлаганнары да, 10-15 ел эчендә уңышларга ирешүчеләре дә, әле яңа гына белем серләрен укучыларга төшендерә башлаганнары да бар. Жюри рәисе, мәгариф бүлеге башлыгы Рафаил Кәрамов, бәйгене ачып, конкурсантларга уңышлар теләде.
"Ел укытучысы" исемен яулау өчен көрәшүче педагоглар берәм-берәм сәхнәгә күтәрелеп, үзләре белән таныштырды, белем бирү методикасын тәкъдим итте, инновацион технологияләрдән ни дәрәҗәдә файдалануын күрсәтте. Бәйгенең иң кызыклы, мавыктыргыч өлеше мастер-класс күрсәтү булды. Наталья Иванова җиңел генә итеп чәчәкләр ясарга һәм алардан күркәм композиция төзергә өйрәтте. Елена Помельцева рус теленең байлыгына сокландырды, Светлана Красина киләчәк эшмәкәре мәктәбенә алып керде. Ә Халидә Галиева белем бирүне башлангыч сыйныф укучыларына табигатькә мәхәббәт тәрбияләү аша күрсәтте. Анна Романова химик элементлар белән "тукландырды", Миләүшә Вәлиәхмәтова татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтте. Яшь математик Адилә Жилина-ның зур саннарны тапкырлауны тиз арада башкару серенә төшендерүе барысын да таң калдырды. Ул белем дәрәҗәсе, укыту методикасы белән сокландырды. Хәтта калькулятор сатып алганда аның ни дәрәҗәдә дөрес исәпләвен тикшерү өчен гап-гади алым тәкъдим итте: 12345679 санын 9 га тапкырлагач, тугыз урынлы берлеләрдән торган сан чыгарга тиеш икән. Шулай итеп, конкурсантлар гына түгел, тамашачылар да төрле биремнәр үтәп «хәлдән тайды».
Ниһаять, иң дулкынландыргыч мизгелләр җитте. Мәртәбәле жюри бәйге нәтиҗәләрен игълан итүгә кереште. Башта башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова һәм Рафаил Кәрамов дипломантларны котладылар. Алар - Чыбыклыдан Эльвира Атласова, Сәвәләйдән Лариса Забурдаева, татар гимназиясеннән Гөлзирә Хәбибуллина,         1 нче
мәктәптән Ирина Молокова. Барлык 7 финалист та, лауреатлар буларак, бүләкләнде. Араларыннан Миләүшә Вәлиәхмәтова -III, Светлана Красина II урынга лаек булды. Ә "Ел укытучысы" исемен Адилә Жилина яулады. Җиңүчеләр акчалата премия, теплоход һәм санаторийга юлламалар белән бүләкләнде.
Адиләне алда яңа сынаулар көтә. Тиздән ул район данын «Ел укытучысы -2011» республика бәйгесендә яклаячак. Без аңа уңышлар телибез.
Адилә Жилина 5нче мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган. Укуда да, спортта да актив кыз ул чорда ук белем йортының йөзек кашы була. Алабуга дәүләт педагогика университетының физика-математика факультетын тәмамлагач, ул туган мәктәбенә эшкә кайта. Коллектив та, укучылары да аны бик тиз үз итеп өлгерәләр.
- Минем өчен бу җиңү көтелмәгәнрәк булды. Әлбәттә, ул - мәктәп коллективының күмәк җиңүе. Алга таба да туган мәктәбемнең данын төшермәү, укучыларга төпле белем бирү өчен барлык көчемне куячакмын, - ди Адилә.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International