Узган атнада шәһәр-район эчке эшләр бүлегенең яшь хезмәткәрләре тармакта хезмәт куйган ветераннар белән очрашты.
Очрашуда ветераннар үзләренең хатирәләрен яңартты. Зәй милициясе үзенең эшчәнлеген авыр елларда, авыр шартларда башлый. Хезмәткәрләр үзләренең бөтен көчен хокук бозуларга каршы көрәшкә юнәлтә.
Очрашуны бүлек башлыгы ярдәмчесе, полиция подполковнигы Николай Ефимов ачты. Мондый чара бүлекнең махсус планы нигезендә оештырыла. Яшь полиция хезмәткәрләре үзләре эшләгән бүлекнең тарихын белергә тиеш, ди ул.
Хезмәткәрләр каршында эчке эшләр бүлегенең иҗтимагый советы рәисе, отставкадагы подполковник Алексей Фролов чыгыш ясады.
– Мин эшләгән чор Түбән Кама, Чаллы заводлары төзелгән чорга туры килде. Эшкә төрле төбәкләрдән төзүчеләр килде. Җыелган халык арасында тәртипсезлекләр дә артты. Ул вакытта милиция бүлеге Төзүчеләр урамындагы баракта урнашкан иде. Органнарда барлыгы 47 хезмәткәр эшләде. Суд-медицина белгечләре бездә юк, андый эшләрне Чаллыга җибәрә идек. 300дән артык җинаять эше карый идек. Аларның күбесе урлау, кибет басу һәм мал-туар урлау бик еш була иде. Шулай ук велосипед, мотоциклларны куып китү очраклары нык истә калган. Җинаятьләрнең ачылышы 98-99 процент тәшкил итте. Гаепләнүчеләрдән күрсәтмә алганда сугу, мыскыл итү кебек алымнар кулланылмады. Законга таянып эш иттек, – диде ул.
Очрашуда шулай ук эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе урынбасары, отставкадагы подполковник Сәгыйть Рәхмәтуллин, отставкадагы юстиция подполковнигы Әсләм Халиков һәм ветераннар советы рәисе, отставкадагы майор Мөнәвир Миннебаев катнашып, яшьләр белән үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты, төпле киңәшләрен бирде. Нинди генә очракта да, законга таяныгыз, кешелекле, таләпчән булыгыз, диде алар.