Бердәмлектә - көч!

23 марта 2012 г., пятница

Узган шимбәдә мәктәп укучылары арасында "Президент ярышлары" дип аталган Бөтенроссия спорт уеннарының муниципаль туры үтте. Авыл мәктәпләре командалары - Түбән Биш, Сәвәләй, Яңа Спас, Сар-саз-Багражда, ә шәһәр мәктәпләре командалары 4нче мәктәп спорт залында көч сынашты.
Үсеп килүче буынның сәламәтлеген ныгыту, укучыларны спортка тарту, иң яхшы әзерлекле балаларны ачыклау, аларны бер-берсе өчен җан ату, бердәмлеккә өндәү максатында оештырылучы бу спорт бәйгесе районда 2009 елдан оештырыла. Соңгы ике елда безнең укучылар район данын республика күләмендә яклады. Узган ел 7нче мәктәп командасы Татарстанда IV урын алды. Ә егетләр арасында Артур Хәйруллин, бөтен төр спорт уеннары буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешеп, абсолют җиңүче булды. Быел да егет-кызларның сынатырга исәбе юк. Иң башта "Президент ярышлары" һәр мәктәптә үткәрелде һәм иң лаеклы дип табылган сыйныф командасы муниципаль турга чыкты. Ярышларның үзенчәлеге шунда -биредә мәктәп буенча җыелма команда тупланмый, ә иң югары күрсәткечләргә ия булган сыйныф командасы сайлап алына.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International