Программа - гамәлдә

21 марта 2012 г., среда

Районда зәйлеләрнең яшәү шартларын яхшыртуга зур игътибар бирелә. 2010 ел башында тузган 5 йорт, гражданнарны авария хәлендәге торак йортлардан күчерү программасына кертелеп, алар урынына яңалары төзелде. Иске Зәйдә Макаров урамында – ике, Мирный бистәсенең Шоссе урамында бер йорт файдалануга тапшырылды. Урсай авылында да авария хәлендәге Яшьләр урамының 1нче йортында яшәүчеләр өчен әлеге программа буенча ике катлы 8 фатирлы (өч һәм дүрт бүлмәле) йорт төзелде. Анда бүген соңгы эшләр бара, ул тиз көннәрдә файдалануга тапшырылачак.

Йорт элекке агач клуб урынына салынды. Эшне «Ск-Рось» ҖЧШ башкарды. Эш кышын да тукталмады. 4-5 ай дигәндә йорт калыкты, аның тышы кирпечтән, эче газобетоннан. Аны төзүгә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бюджетларыннан акча бүленде. Фатирларда заманча ишекләр, санузеллар, пластик тәрәзәләр. Алар ике контурлы газ казаны белән җылытылачак. Бүлмәләр якты, иркен, матур. Авария хәлендәге йортта яшәүчеләр өчен яңа йорт чынга ашмас хыял кебек. Аның әзерлеген түземсезләнеп көтә алар. Авария хәлендәге йорт сугыш явы узган бинаны хәтерләтә, тәрәзә асларыннан җил өрә, күп тәрәзәләр череп, авып төшкән, подъезд ишекләре юк, подъездларга керерлек түгел. Йортның тышы да тәмам тузган. 87 яшьлек Мария Фролова яңа фатирга күчкәч, бераз яшәсәм иде әле, дип тели. Ул кызы, оныгы, оныгының баласы белән яши. Яңа фатирда иркен булачак.

Шулай итеп, тиз көннәрдә яңа йортта 8 фатирда өй туйлары гөрләячәк.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International