Премьер-министры урынбасары, «Татарстан хатын-кызлары» иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева эшлекле визит белән Зәйдә булды. Ул «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы - 2012» республика бәйгесенең төбәк турында катнашты, шәһәрнең кайбер социаль-мәдәни учреждениеләре белән танышты.
Зилә Вәлиеваны шәһәрнең Тукай урамында көзен ачылган социаль-тернәклән-дерү бүлегендә район башлыгы Татьяна Воропаева озатып йөрде. Зилә Рәхимҗа-новнаның элек халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә булганы бар иде. Ә менә өч катлы бинада урнашкан тернәкләндерү бүлегенең дөнья стандартларына җавап бирүе, сихәтләндерү процедураларының төрлелеге, һәркайда заманча җиһазлар булуы мәртәбәле кунакта соклану хисе уятты.