Җиңүчеләр билгеле

29 декабря 2011 г., четверг
Узган шимбәдә хакимияттә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында профилактик эшчәнлеккә үз өлешен керткән «яшь инспекторлар», массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен, юл кагыйдәләрен төгәл белүче кече яшьтәге балаларны тантаналы төстә тәбрикләү үткәрелде.
Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, мәгариф идарәсе башлыгы Рафаил Кәрамов, ЮХИДИның пропаганда бүлеге җаваплы хезмәткәре Әзһәр Галимов, юл куркынычсызлыгы фонды Зәй филиалы башлыгы Вадим Иванов катнашты.
Комиссия берничә бәйгегә йомгак ясады. “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә массакүләм мәгълүмат чаралары роле” дип аталган өченче район бәйгесендә III дәрәҗә дипломга “Новый Зай” газетасы редакциясе лаек булды. II дәрәҗә дипломны “Курьер” газетасы алды. Ә I дәрәҗә диплом белән “Зәй офыклары” газетасы бүләкләнде.
– Беренче урынны яулаган “Зәй офыклары” газетасы, ел дәвамында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында иң актив профилактик эш алып баручы басма буларак бәяләнде. Газетада даими алып барылучы рубрикалар шул турыда сөйли, юл һәлакәтләрен кисәтеп тора, – диде Светлана Иванова баш редактор Николай Шамионовка Диплом тапшырганда.
Шулай ук бәйге нәтиҗәләре буенча “Зәй-ТВ” редакциясе, “Главный печатник” газетасы махсус дипломнарга лаек булдылар. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын яктыртучы “Зәй-ТВ” журналисты Лиза Сәлахова, “Зәй офыклары”ннан Энҗе Әгъләмова да диплом белән бүләкләнде. Юл куркынычсызлыгы фонды исеменнән Вадим Иванов һәр Диплом иясенә бүләк тапшырды.
Әлеге күңелле вакыйгага ЮХИДИ һәм мәгариф идарәсенең мәктәп укучылары арасында үткәрелгән “Яшь инспектор” бәйгесенә йомгак ясау да ялганып китте. “Юл кагыйдәләрен иң яхшы белүче отряд” дип 4нче мәктәп командасы табылды. II урынга – 3, IIIкә 7нче мәктәп отрядлары чыкты. Ә шәхси беренчелектә Сергей Западнов, Беляна Родионова (3 мәктәп) – I, Артем Ларин (4), Юлия Батаева (1) – II, Марсель Шиһапов (1), Динара Хәмитова (4) III урын алдылар. Һәр җиңүче Диплом, махсус бүләк алды.
Өченче бәйге буенча “Главный печатник” газетасы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне, башлангыч сыйныф укучыларын тәбрикләде. Кече яшьтәгеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүен тикшерү максатында әлеге газета ЮХИДИ белән берлектә ике этаптан торган бәйге оештырды. Беренче этапта рәсемнәр буенча конкурс үтте. Анда җиңү яулаучылар икенче этапта үтеп, ЮХИДИда махсус сорауларга җавап бирү формасында имтихан тотты. Нәтиҗәдә Владислав Адельшин (7 мәктәп, I сыйныф) – I, Есения Шәйхенурова (6, IV) – II, Василий Иванов (“Кояшкай” балалар бакчасы) III урын алдылар.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International