Мәктәп укучыларының кече академиясендә «Стартка, космо-star» дип исемләнгән I ачык республика интеллектуаль уеннар бәйгесе үтте. Россия Космонавтикасы елына багышлап оештырылган бәйгенең максаты -укучылар арасында космонавтикада ирешелгәннәрне пропагандалау, яшь буынны астрономия һәм космик физиканы тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Аның инициаторлары - кече академия педагоглары. Алар тәкъдим иткән проектны "Мәктәптән тыш эшләр республика үзәге" дәүләт мөстәкыйль учреждениесе күтәреп алды. Беренче этапта астрономия буенча биремнәрне республиканың VIII-XI сыйныф укучыларыннан торган һәр мәктәп командасы читтән торып эшләп җибәрә алды. Араларыннан иң уңышлы дип табылган командалар сайлап алынып, икенче этапка чакырылды. Бәйгедә Зәйдән ике команда - кече академия һәм 4нче мәктәп укучылары, шулай ук Норлат, Түбән Кама, Яр Чаллы, Спас районының Никольское мәктәбе командалары катнашты. Башта алар астрономия белән бәйләп үзләренең визит карточкасын тәкъдим иттеләр. Аннан интеллектуаль көрәш космик рингта дәвам итте.
Анда укучыларның астрономик белемнәре сыналды. Өченче конкурс космоста тикшерүләр үткәрү өчен махсус аппаратларның техник моделен, макетын тәкъдим итү белән бәйле иде. Анда һәр команда иҗади эшләргә тырышты, белгечләрне балаларның бай фантизияләре сокландырды.
Казан дәүләт техник университетының органик химия кафедрасы профессоры Петр Гуревич рәислегендәге мәртәбәле жюри өченче конкурстагы биремнең үтәлешенә аеруча зур игътибар бирде. Анда модельләр техник эшләнешенә, дизайнына, гамәли мәгънәсенә, оригинальлегенә, куелган бурычның иҗади якын килеп чишелешенә карап бәяләнде. Жюри составында Түбән Кама, Зәйнең югары квалификацияле педагоглары, Казан федераль университетының Алабуга филиалы һәм кече академия фән эшлеклеләре булуын исәпкә алсак, командаларга үзләрен күрсәтү җиңелдән булмады. Бәйгене алып барган оештыручы - педагог Ирина Эсауленко да балаларга астрономиядә белемнәрен күрсәтеп кенә жюри әгъзалары игътибарын җәлеп итү мөмкин булды, диде.
Безнең командалар әлеге интеллектуаль уенга ныклы әзерлек белән килде. Шулай да республиканың төрле район, шәһәрләреннән килгән укучылар арасында алдынгы булу шактый "тир түгүне" таләп итте.
Нәтиҗәдә I урынга Спас районының Никольское мәктәбе укучылары лаек булды, II урында кече академия командасы, Штә -түбәнкамалылар.
Сегодня в Заинской центральной районной больнице состоялось торжественное мероприятие, посвящённое Международному дню медицинской сестры. В конференц-зале звучали слова благодарности и поздравления в адрес тех, кто ежедневно обеспечивает уход, поддержку и внимательное отношение к пациентам — медицинских сестёр.
Сегодня в большом зале администрации прошло заседание КЧС и ОПБ «О мерах по обеспечению пожарной безопасности и безопасности людей на водных объектах Заинского муниципального района в летний период 2026 года». Заседание вел Руководитель Исполнительного комитета района - председатель КЧС и ОПБ Эмиль Эдуардович Галеев.
19 мая команда волонтёров Добро.Центра «Добрый Заинск» совместно с Министерством экологии и природных ресурсов Республики Татарстан провела масштабный экологический десант!
Воспитанники всех возрастных групп в детском саду «Радуга» присоединились к акции «Сдайте макулатуру — спасите деревья!» — это экологическая акция, которая направлена на сбор бумажных отходов для последующей переработки.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Обнаружили ошибку?
Выделите слово или предложение и нажмите CTRL+ENTER