Кеше мәнфәгате алга куелсын

15 ноября 2011 г., вторник
Авыл җирлекләрендә үзидарә Советларының быелның ун ай эшчәнлегенә хисап ясау, халык белән очрашулар башланды. Мондый чаралар Аксар, Югары Шепкә, Кадер, Түбән Биш, Дүрт-Мунча авыл җирлекләрендә узды. Аларда район башлыгы Татьяна Воропаева, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Аксар авыл җирлеге - иң күп торак пункты булган җирлекләрнең берсе. Җирлектә халыкның социаль көнкүрешен, тормышын яхшырту буенча эзлекле эш алып барыла. Агымдагы елда Перцовканың Урожай урамында 400 метр юлга вак таш җәелде, Икенче Бөгел-дедә яңа скважина борау-ланды, Өченче Бөгелдедә -860, Иске Тәкмәктә 1100 метр озынлыкта суүткәргеч сузылды. Җирлек Советы халыкның мәшгульлеген тәэмин итүне өстенлекле юнәлеш итә: биредә 41 шәхси эшмәкәр, 48 кресть-ян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Алар эшчәнлеклә-рен җәелдерүдә кредитлардан кыю файдалана. Биредә яшьләр советы, территори-аль-иҗтимагый үзидарә, урамга җаваплылар да ярыйсы гына актив. Бәйрәмнәр, чаралар алар һәм эшмәкәрләр ярдәме белән оештырыла. Әлеге җирлеккә караган Иске Тәкмәкнең галәм тарихы белән бәйләнеше бар. Космонавтика елы уңаеннан әлеге авыл мәктәбе укучылары көче белән төшү аппараты һәм анда булган Чернушка кушаматлы эт турында видеоролик төшерелде. Аңа әлеге тарихи вакыйга шаһитлары чакырылды. Аксар җирлегендә спорт, сәламәт тормыш рәвешен алып баруга да зур игътибар бирелә. Монда футбол, хоккей, көрәшчеләр командалары бар.
Югары Шепкә җирлеге дә халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуны өстенлекле юнәлеш итә. Авылның Үзәк урамында суүткәргеч торбалар тузган, искергән иде, быел аның 1324 метры яңага алыштырылды, 4 янгын гидранты куелды, мәктәпкә су үткәрелде, сабантуй үтә торган мәйдан койма белән әйләндереп алынды.
Югары Шепкә мәктәбе укучылары республика, Рос-сиякүләм бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясый. Галиевлар гаиләсе "Белем җәүһәрләре" республика конкурсында җиңү яулады. Әлеге гаиләдән Дилшат 2010 елда һәм быел "Авылның мең талантлы баласы" республика бәйгесендә җиңеп, стипендиант булды. Диләрә Бариева белән Ра-лия Ахунҗанова чаңгы спорты буенча республикада, Россиядә призлы урыннар ала. Мәктәптә укучыларга хәрби-патриотик юнәлештә тәрбия бирү дә югары куелган.
Очрашуларда авыл халкы үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Аларны Иске Тәкмәктә интернет булмау, клубның иске булуы, Ленин урамында яктырткычларның җитәрлек булмавы, Югары Шепкәдә су, юл, балалар бакчасында җиһазлар тузу проблемалары күтәрелде. Сорауларга тиешле хезмәтләрдән җавап алынды.
Татьяна Воропаева очрашуларда үзидарә органнарына халык күтәргән проблемаларга җитди карау, авыллар яшәеше белән бәйле программаларны актив тормышка ашыру кирәклегенә басым ясады.
Очрашуларның РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлек көннәрендә узуы сәбәпле, әлеге илкүләм сәяси вакыйганың мөһимлеге, халык арасында аңлату эше алып бару кирәклеге турында да сүз булды.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International