Зәйлеләр җырлый

31 октября 2011 г., понедельник
Үзәк телевидениенең "Могҗизалар кыры" һәм "Уйна, гармун!" тапшырулары кебек, үзебезнең "ТНВ" каналында һәр шимбәдә эфирга чыгучы "Җырлыйк әле!" тапшыруы - иң популяр тапшыруларның берсе. Җыр сөючеләр аны һәрвакыт көтеп ала. Ул тамашачыны республикабызның төрле районнары, шулай ук чит төбәкләрдән килгән һәвәскәр башкаручылар иҗаты һәм, әлбәттә, халыкчан булуы белән җәлеп итә. Тапшыру-шоу татар җырын пропагандалый, милләткә хезмәт итә.
"Җырлыйк әле!"нең кайбер тематик тапшыруларында шәһәр-районыбызның аерым башкаручыларының катнашканы булды. Ә берничә көн элек "ТНВ" каналы тапшыруны бары тик зәйлеләр катнашында гына төшерде. Анда җырчыларыбыз Миңгасыйл Талипов, Николай Шамионов, Ләйсән Тимерханова, Рифкать Сәгыйдуллин, Тәслимә Гәрәева, Флера Гыйниятова, һәвәскәр композитор, баянчылар Хәтфир Җиһаншин һәм Фәнис Исрафилов, мәдәният хезмәткәрләре Гүзәлия
Гатина, Миңлегөл Насыйбуллина, Рузилә Сәгыйдуллина, Разия Рамазанова катнашты.
Тапшыру эфирга алдагы шимбәләрнең берсендә чыгачак. Программаларны һәм рекламаларны карап барыгыз.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International