Хәрби элемтәче

24 октября 2011 г., понедельник
20 октябрьдә Хәрби элемтәчеләр көне билгеләп үтелде. Безнең шәһәрдә гомеренең 50 елын әлеге һөнәргә багышлаган, Бөек Ватан сугышын кичкән мөхтәрәм кеше -Александр Тимофеевич Шмонов яши. Кичә аны фатирында Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәге директоры Владимир Кипров җитәкчелегендәге делегация Хәрби элемтәчеләр көне белән тәбрикләде.
Александр Шмонов чыгышы белән Әлмәт районыннан. 1937 елда аны хәрби хезмәткә алалар. Армиядә егетнең катлаулы техниканы тиз өйрәнү сәләтен күреп, радистлар әзерләү бүлегендә укыталар. Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка алынган Александр Шмонов элемтәче булып 653нче авиация батальонында хезмәт итә, самолетлар белән элемтә тотучы була. Җиңү көнен Горький шәһәрендә каршы ала. Сугыштан соң да ул элемтәче һөнәренә тугры кала. Зәйдә телефон челтәре системасында эшләп лаеклы ялга чыга. Күңел биреп башкарган хезмәтен әле дә яратып искә ала. Инде 96 яшен тутырып килүенә карамастан, ул элегрәк чыгарылган телефон аппаратларын, радиоалгычларны төзәтергә бик теләп алына. Кызы Людмила аның башваткычлар чишәргә яратуын да әйтә. Өлкән яшьтәге кешенең фикерләү сәләтенә, югары интеллектуаль аңына сокланырлык. Хәрби элемтәчеләр көне уңаеннан Иске Зәй бистәсе яшьләр үзәгенең радиоклуб җитәкчесе Сергей Колесников Александр Шмоновка махсус элемтә аппараты ярдәмендә Ярославль, Орлов өлкәсе, Таллин шәһәре радиосөючеләре белән элемтәгә чыгарга ярдәм итте. Алар барысы да Александр Шмоновны һөнәри бәйрәме белән тәбрикләделәр, өлкән радистка ихлас теләкләрен җиткерделәр.
Александр Шмонов хәрби элемтәчеләр көнендә үзен ел саен шулай зурлауларына рәхмәт белдерде, бу көннәрдә генә булган сөенечле вакыйга белән уртаклашты:
- Һөнәри бәйрәмемә оныгым зур бүләк ясады - оныкчыгым дөньяга аваз салды. Тормышның менә шулай матур дәвам итүенә сокланып яшәгән көнем, - диде ул.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International