«Иң шатлыклы мизгел - Җиңү көне»

19 октября 2011 г., среда
Зәйдә гомер кичерүче хөрмәтле сугыш һәм мәгариф ветераны, Кызыл Йолдыз ордены иясе Хөснимәрдән Хөсәеновка узган җомгада 90 яшь тулды.
Аны район башлыгы исеменнән район Советы аппарат җитәкчесе Клара Габидуллина, мәгариф бүлеге башлыгы Рафаил Кәрамов, ветераннар советы рәисе Геннадий Хәлиуллин, фронтташы Леонид Мачтаков һәм автоклуб үзешчәннәре өенә барып котладылар.
Хөснимәрдән Хөсәенович - укымышлы нәселдән. Ул Кәдектән Федоровка авылы мәктәбенә йөреп белем ала, Алабуга китапханәчеләр техникумын тәмамлый. Сугышка кадәр Югары Баграж мәктәбендә немец теле укыта. 1942 елда сугышка алына. Немец телен яхшы белгәнгә, аны полк тәрҗемәчесе итеп билгелиләр. Ул разведка ротасын җитәкли. Хөснимәрдән дошман тылына разведкага йөреп мәгълүмат        туплый.
Әсирләрдән сорау алуда катнаша. Кайбер мөһим развед операцияләрне ул әле дә яхшы хәтерли. Бик мөһим мәгълүматны кулга төшергәне өчен Хөснимәрдән Хөсәенов Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Сугышта ике мәртәбә яралана. Кулында бүгенге көнгә кадәр ярчык йөртә. Иң истә калган шатлыклы мизгеле дип, ул Җиңү көнен саный. Җиңүне ул Ленинградта инструкторлар әзерләү курсларында каршылый.
Хөснимәрдән Хөсәенов сугыштан соң хезмәтен мәгарифкә багышлый. Күп еллар Югары Шепкә мәктәбен җитәкли. Җәмәгате Мәрзия ханым белән 67 ел бергә гомер итәләр, ике ул үстергәннәр, оныклары җиткән.
-Сезнең парлы, матур, дус гомер итүегез яшьләргә үрнәк. Алга таба да шулай тигезлектә хәерле гомер итегез, - диде Клара Габидуллина, аларга сокланып.
Хөснимәрдән ага Мәрзия апаны сугыштан соң Мәскәүгә әсирләр белән эшкә җибәрелгәч, заводта очрата. Гармунчы офицер, төз гәүдәле, чая егетне шәһәр кызы тиз үз итә. Сугыш беткәч, Мәскәү кызы Хөснимәрдән җәмәгате булып Зәйгә кайта.
Юбилей белән котларга килгән кунаклар ветеранга, аның җәмәгате Мәрзия апага җылы котлау сүзләрен ирештерделәр. Котлаулар, үзешчәннәр чыгышы Хөсәеновларда җылы тәэсирләр калдырды.
 
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International