Зәй муниципаль районы Советының 2020 елның 11 мартыннан 498 номерлы карары «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Түбән Биш авыл җирлегенең шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын раслау турында» 2016 елның 26 августындагы 124 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында»

Зәй муниципаль районы Советының 2020 елның 11 мартыннан 498 номерлы карары

 

 

«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Түбән Биш авыл җирлегенең шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын раслау турында» 2016 елның 26 августындагы 124 номерлы Зәй муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында»

 

Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы, «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон, «Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында» 2010 елның 25 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы таләпләре нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Уставына таянып, Зәй муниципаль районы Советы

 

КАРАР БИРӘ:

 

  1. үбән Биш авыл җирлегенең шәһәр төзелешен проектлауның җирле нормативларын раслау турында» 2016 елның 26 августындагы 124 номерлы   Зәй муниципаль районы Советы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 2.2.23 пунктының алтынчы абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«Торак биналарда сәнәгать производстволарын, кунакханәләрне урнаштыру, шулай ук торак урыннарда миссионерлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру, «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» Федераль законның 16 статьясында каралган очраклардан тыш, рөхсәт ителми». Күпфатирлы йорттагы торак бина кунакханә хезмәтләре күрсәтү өчен файдаланыла алмый.»;

1.2. 2нче кушымтаның егерме дүрт абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«кызыл линияләр - гомуми файдаланудагы территорияләр чикләрен билгели торган һәм территорияне планлаштыру документларында билгеләнергә, үзгәртелергә яисә бетерелергә тиешле линияләр;».

2. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы»нда (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Карарның үтәлешен контрольдә тотуны Зәй муниципаль районы Советының экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, ТКХ һәм транспорт буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

Совет Рәисе                                                                                     Р.Г. Кәримов

docx
Скачать текст
DOCX, 15.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International