Зәй муниципаль район Советының 2019 елның 3 декабрендәге 450 номерлы карары «Зәй муниципаль районы бюджетыннан Зәй муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында субсидияләр бирү турында”

Зәй муниципаль район Советының

2019 елның 3 декабрендәге 450 номерлы карары

 

«Зәй муниципаль районы бюджетыннан Зәй муниципаль районы шәһәр һәм авыл  җирлекләре бюджетларына җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында субсидияләр бирү турында”

 

Россия Федерациясе Бюджет кодексының 142.3 статьясы нигезендә Зәй муниципаль район Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. Зәй муниципаль районы бюджетыннан Зәй муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына субсидияләр Зәй муниципаль районы Советының «Зәй муниципаль районының агымдагы финанс елына һәм план чорына бюджеты турында»гы карары белән каралган очракларда җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча Зәй муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен үтәгәндә барлыкка килә торган чыгым йөкләмәләрен финанслашу максатларында бирелә.

2. Субсидияләр бюджет ассигнованиеләре һәм Зәй муниципаль районы Советының «Зәй муниципаль районының агымдагы финанс елына һәм план чорына бюджеты турында»гы карарында каралган бюджет йөкләмәләре лимитлары чикләрендә бирелә.

3. Зәй муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы әлеге карар нигезендә тәкъдим ителә торган бюджет ассигнованиеләрен төп бүлүче булып тора.

4. Зәй муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына субсидияләрне бүлү Зәй муниципаль районы Советының «Зәй муниципаль районының агымдагы финанс елына һәм план чорына бюджеты турында»гы карары белән раслана.

5. Субсидияләр бирү максатлары һәм тәртибе Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты һәм Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты арасында төзелгән килешүләр белән билгеләнә.

6. Килешүдә түбәндәге төп нигезләмәләр булырга тиеш:

а) субсидияләрнең максатчан билгеләнеше;

б) субсидия бирү һәм аны тоту шартлары;

в) субсидия бирүгә каралган бюджет ассигнованиеләре күләме;

г) субсидия күчерү графигы;

д) субсидия бирү һәм тоту өчен билгеләнгән шартларның үтәлешен тикшереп тору тәртибе;

е) финанс тәэминаты чыганагы субсидия булган чыгымнарны тормышка ашыру турында хисап бирү сроклары һәм тәртибе.

7. Килешү проектын әзерләү Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан башкарыла.

8. Килешү проекты Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан Зәй муниципаль районы авыл җирлеге Башкарма комитетына җибәрелә.

9. Килешү Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе һәм Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан имзалана.

10. Субсидия алу өчен Зәй муниципаль районы авыл  җирлеге Башкарма комитеты Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан билгеләнгән срокта,Зәй муниципаль районы Башкарма комитетына түбәндәге документларны тапшыра:

Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан расланган форма буенча субсидияләр бирүгә гариза;

башка документлар.

 11. Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан җирлек бюджетларына субсидияләр килешүдә билгеләнгән срокларда җирле бюджетлар үтәлешенә касса хезмәте күрсәтү өчен ачылган Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль органнары счетларына күчерелә.

12. Субсидияләр бирү шартларын бозган очракта, тиешле акчалар Россия Федерациясе бюджет законнарында билгеләнгән тәртиптә муниципаль район бюджеты кеременә күчерелергә тиеш.

13. Субсидияләр бирү алдагы елдан соң килүче елның 1 гыйнварына файдаланылмаган субсидия калдыгы Россия Федерациясе Бюджет кодексында билгеләнгән таләпләр нигезендә Зәй муниципаль районы бюджеты кеременә кире кайтарылырга тиеш.

14. Субсидияләрнең максатчан кулланылышын закон нигезендә Зәй муниципаль районы башкарма комитеты һәм Зәй муниципаль районының финанс-бюджет палатасы контрольдә тота.

15. Зәй муниципаль районы Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында» (PRAVO.ТАТАRSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

16. Зәй муниципаль районы Советының 2008 елның 9 декабрендәге 251 номерлы «Зәй муниципаль районы бюджетына муниципальара характердагы мәсьәләләрне хәл итү өчен Зәй муниципаль районы составына керүче җирлекләр бюджетларыннан субсидияләр бирү тәртибе турында»гы карарының үз көчен югалткан дип танырга.

17. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны район Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясенә (И.Р. Давыдов) йөкләргә.

 

Совет рәисе                                                                                            Р.Г.Кәримов                   

doc
Скачать текст
DOC, 43.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International