Зәй муниципаль район Советының 2019 елның 30 сентябрендәге 438 номерлы карары «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль район Советының 2014 елның 14 мартындагы 355 номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмә хакында» карарына үзгәрешләр кертү турында»

Зәй муниципаль район Советының

2019 елның 30 сентябрендәге 438 номерлы карары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

«Татарстан Республикасы Зәй

муниципаль район  Советының

2014 елның 14 мартындагы 355 номерлы

«Татарстан Республикасы Зәй

муниципаль районында муниципаль

хезмәт турындагы Нигезләмә хакында»

карарына үзгәрешләр кертү турында»

 

Гамәлдәге законнарга туры китерү максатларында, 2007 нче  елның 2 нче мартындагы  25-ФЗ номерлы «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» Федераль законга, Татарстан Республикасының  2013 нче елның 25 нче июнендәге 50-ЗРТ номерлы  «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы» Законына, Зәй муниципаль районы Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль район Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. Зәй муниципаль район Советының 2014 нче елның 14 нче мартында кабул ителгән 355 нче номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмә» карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 20 статьяның 3 өлешендәге 6 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6) индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында, шул исәптән электрон документ формасында теркәлүне раслый торган документ;»;

1.2. 29 статьяның 6 өлешендә «ә стажның дәвамлылыгы һәм айлык түләүләр кодекс нигезендә тиешле еллар эшләгән өчен пенсия күләмен билгеләгәндә муниципаль хезмәткәргә билгеләнгән шундый ук дәрҗәдә исәпкә алына» сүзләрен « ә сыйныф чины өчен вазыйфаи окладка ай саен өстәмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләргә хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативларын билгели торган норматив хокукый актында билгеләнгән дәрәҗәдә исәпкә алына» сүзләренә алмаштырырга.

2. Зәй муниципаль район Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В.Г. Акатьевка йөкләргә.

 

Совет рәисе                                                            Р.Г. Кәримов

 

 

 

 

 

 

 

 

 

docx
Скачать текст
DOCX, 15.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International