Зәй муниципаль район Советының 2019 елның 30 сентябрендәге 436 номерлы карары «Зәй муниципаль район Советының 2009 елның 10 июнендәге 317 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль милек белән идарә итү һәм эш итү турындагы Нигезләмәнең 3.6 пунктына үзгәрешләр кертү хакында»

Зәй муниципаль район Советының

2019 елның 30 сентябрендәге 436 номерлы карары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Зәй муниципаль район Советының 2009 елның 10 июнендәге 317 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль милек белән идарә итү һәм эш итү турындагы Нигезләмәнең 3.6 пунктына үзгәрешләр кертү хакында

 

        «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль законга таянып, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш Министрлыгының 2011 елның 30 августындагы 424 номерлы «Муниципаль мөлкәт реестрларын җирле үзидарә органнары тарафыннан алып бару тәртибен раслау турында» боерыгы, Зәй муниципаль районы Уставы нигезендә, Зәй муниципаль район Советы

 

КАРАР ИТТЕ:

 

1. Татарстан Республикасы Зәй муниципаль район Советының 2009 елның 10 июнендәге 317 номерлы карары белән расланган Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы муниципаль милке белән идарә итү һәм эш итү турындагы Нигезләмәнең 3.6 пунктына (Зәй муниципаль районы Советының 2011 елның 14 декабрендәге 137 номерлы карарлары белән кертелгән үзгәрешләр белән) үзгәрешләр кертергә, аны түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«3.6. Муниципаль районның муниципаль милек реестрын алып бару тәртибе Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 2011 нче елның 30 нчы августындагы 424 номерлы «Җирле үзидарә органнары тарафыннан муниципаль мөлкәт реестрларын алып бару тәртибен раслау турында» боерыгы нигезендә гамәлгә ашырыла».

2. Әлеге карарны Зәй муниципаль районының рәсми сайтында http://www.zainsk.tatarstan.ru һәм Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында (рravo.tatarstan.ru) бастырырга.     

3. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

4. Әлеге карарның үтәлешен тикшереп торуны Зәй муниципаль районы Советының бюджет-финанс мәсьәләләре, икътисадый үсеш һәм муниципаль милек буенча даими комиссиясенә йөкләргә.

 

 

Совет рәисе                                                                            Р.Г. Кәримов

doc
Скачать текст
DOC, 34.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International