Зәй шәһәре Советының 14.10.2019 елдагы 164 нче номерлы карары «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2014 нче елның 14 нче ноябрендәге 185 нче номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмә хакында» гы карарына үзгәрешләр кертү турында»

«Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2014 нче елның 14 нче ноябрендәге 185 нче номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмә хакында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында»

 

Гамәлдәге законнарга туры китерү максатларында  2007 нче  елның 2 нче мартындагы 25-ФЗ номерлы  «Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында» Федераль законга таянып, 2013 елның 25 июнендәге 50 номерлы «Муниципаль хезмәт турында Татарстан Республикасы кодексы» Татарстан Республикасы Законы, Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Уставы нигезендә, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советы

КАРАР ИТТЕ:

 

       1. Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының 2014 нче  елның 14 нче  ноябрендә кабул ителгән 185 нче номерлы «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәрендә муниципаль хезмәт турындагы нигезләмә турында» гы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:

1.1. 20 статьяның 3 өлешендәге 6 пунктын түбәндәге редакциядә бәян итәргә:

«6) индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында, шул исәптән электрон документ формасында теркәлүне раслый торган документ;»;

1.2. 29 статьяның 6 өлешендә «ә стажның дәвамлылыгы һәм айлык түләүләр кодекс нигезендә тиешле елларны эшләгән өчен пенсия күләмен билгеләгәндә муниципаль хезмәткәргә билгеләнгән шундый ук мәгънәләрдә исәпкә алына» сүзләрен «ә сыйныф чины өчен вазыйфаи окладка айлык өстәмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасында муниципаль хезмәткәрләргә хезмәт өчен түләү чыгымнарын формалаштыру нормативларын билгели торган норматив хокукый актында билгеләнгән мәгънәдә исәпкә алына» сүзләренә алмаштырырга.

        2.  Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре Советының оештыру бүлегенә әлеге карарны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарырга, «Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында» (PRAVO.TATARSTAN.RU) һәм Зәй муниципаль районы сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен тикшерүне Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивинага йөкләргә.

 

 

      Совет рәисе                                                                   Р.Г. Кәримов

pdf
Скачать текст
PDF, 3.51 Мб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International