Зәй ветераннары РФ Дәүләт Думасы депутатыннан котлаулар алдылар

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Ел саен Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан РФ Дәүләт Думасының Контроль комитеты рәисе Олег Морозов Зәй шәһәрендә Бөек Ватан сугышында катнашучыларны котлый.

Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары Анна Моисеева, Валентина Лыкова һәм Леонид Мачтаков Мәскәүдән котлаулар һәм бүләкләр алдылар. РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов хөрмәтле зәйлеләргә тыныч күк, нык сәламәтлек, тирә-юньдәгеләрдән кайгыртучанлык, игътибар һәм мәхәббәт теләкләрен җиткерде.

"Сезнең өлешегезгә авыр сынаулар төште, сез аларны үз көчегезне кызганмыйча җиңдегез. Дошман белән каты көрәштә Сез Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген якладыгыз» - диелә котлау телеграммасында.

Фронтовикларның улы һәм оныгы буларак, Олег Морозов Зәй ветераннарының хәрби һәм тыныч тормыштагы биографиясенә соклануын белдерә. «Сезнең тормышыгыз – халкыбызның җиңелмәячәген раслаучы иң якты дәлил, һәм без һәрчак теләсә нинди авырлыкларны җиңәчәкбез", - дип ассызыклады депутат.

Бүләкләрне ветераннарга депутатның җәмәгать ярдәмчесе Гөлнара Феофанова тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International