“Суган – безнең дус” экопроекты

2024 елның 7 мае, сишәмбе
“ЭКО яз 2024” конкурсы кысаларында “Якты коңгыз” балалар бакчасы балалары “Суган – безнең дустыбыз” дигән кыска вакытлы проектны тормышка ашырдылар. Эко проектның максаты: экологик мәдәниятне формалаштыру, танып - белү үсеше өчен шартлар тудыру. Проектны гамәлгә ашыру барышында балалар суганның файдалы үзлекләре турында белделәр, аның дару чималы буларак әһәмиятен билгеләп үттеләр. Суган үстерү һәм карау буенча гамәли күнекмәләр алдылар. Барыннан да күбрәк балаларны утырту һәм уңыш җыю барышы җәлеп итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International