Зәй районы башлыгы кыска вакытлы ялга кайткан хәрби хезмәткәрләр белән очрашты

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген "Дулкын" йөзү бассейнында район башлыгы Р.Г. Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан  хәрби хезмәткәрләр белән чираттагы очрашуы булды. Очрашуда мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары, хәрби комиссариат вәкилләре, активистлар һәм волонтерлар, иҗтимагый берләшмәләр әгъзалары катнашты. Чара спорт объекты буенча экскурсиядән башланды, анда «Зәй» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләренең күнегү дәресләре үтте. Разиф Гали улы хәрбиләрне шәһәр һәм районда башкарылган эшләрнең торышы һәм барышы белән таныштырды, барлык зәйлеләр исеменнән солдатларга Ватан мәнфәгатьләрен яклаган өчен рәхмәт белдерде, аларның батырлыгын билгеләп үтте, тулы көч җыеп китеп, җиңү белән кайтуларын  теләде. Чарада катнашучылар һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Чәй өстәле янында хәрбиләр үз хезмәтләре турында сөйләделәр, адреслы гуманитар ярдәмнәре, якыннары турында кайгыртулары өчен зәйлеләргә зур рәхмәт белдерделәр. Шулай ук алар район җитәкчелегенә кызыксындырган сораулары белән турыдан-туры мөрәҗәгать иттеләр, көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Очрашу ахырында хәрбиләргә район хакимиятеннән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International