Зәйдә район башлыгы хастаханә коллективы белән очрашты

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

Бүген "Энергетик" мәдәният йортында район башлыгы Р.Г. Кәримовның Зәй район хастаханәсе коллективы белән очрашуы булды. Очрашуда шулай ук «Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе» баш табибы Р.Ф. Вәлиев катнашты. Разиф Гали улы медицина хезмәткәрләрен башкарылган эшләрнең барышы, районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре белән таныштырды. Баш табиб А.М. Фатыйхов Зәй районы үзәк хастаханәсенең 2023 елдагы эшенә йомгак ясады, 2024 елга бурычлар билгеләде. Чара хастаханәнең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды: Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Уразайкина Венера Андреевна - хирургия бүлегенең шәфкать туташы, Шәмсетдинова Зөлфирә Локман кызы-Әхмәт фельдшер - акушерлык пункты мөдире-фельдшеры; Зиннәтуллина Марина Сергеевна- кадрлар бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы. Зәй муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Зәләлова Гөлсинә Әхтәм кызы-поликлиниканың күзәтү кабинеты акушеры, Хәева Фәүзия Әүхәт кызы хирургия бүлегенең операцион блогы шәфкать туташы, Әшрапова Эльвира Марат кызы - поликлиниканың педиатрия бүлеге участок шәфкать туташы. Зәй үзәк хастаханәсе баш табибының Мактау грамотасы белән Дубинин Олег Андреевич - поликлиниканың педиатрия бүлеге участок табибы, Дериглазова Лира Леонидовна-поликлиниканың шәфкать туташы бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International