Зәйдә триатлон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узачак

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

20 апрельдә Зәйдә “Энергия” стадионында һәм “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында триатлон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге (дисциплина - акватлон), шулай ук иң яшь спортчылар өчен Балалар лигасы II этап узачак. Ярышларда республиканың 10 районыннан һәм шәһәреннән 300дән артык кеше катнашачак. Катнашучыларга бассейнда йөзүдән башлап стадионда йөгерүгә күчкән дистанцияне узарга туры киләчәк. Иң тәҗрибәлеләр өчен 5 км йөгерү һәм 1 км йөзү булачак.  Программада: 10:00-11:00 - рәсми йөгереш, "Энергия стадионы"; 11:30 - тантаналы ачу, «Энергия» стадионы; 11:40 - Балалар лигасында (йөгерүдә) 100 м дистанцияне эшләтеп җибәрү; 12:00 - 1 км дистанциядә катнашучылар (йөзү) старт ала; 16:00 - бүләкләү тантанасы, "Энергия" стадионы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International