«Кошларга ярдәм ит»

2024 елның 16 апреле, сишәмбе
Кошлар- безнең корткычлар һөҗүменә каршы көрәштә иң яхшы ярдәмчеләребез. Алар кеше игътибарына һәм кайгыртуына лаек. Яз башында кошларга ярдәм итү өчен «Якты коңгыз» балалар бакчасында «Кошларга ярдәм ит» акциясе оештырылды. Ата – аналарга һәм балаларга кошлар мәшәкатьләрендә катнашырга, алар өчен уңайлы кош оялары ясарга, җимлекләр әзерләргә тәкъдим ителде. Чөнки кошлар безнең яныбызда яшәсәләр, аларның тормышларын рәсемнәрдә генә түгел, ә тормышта күзәтү уңайлырак булачак. Балалар ата- аналарының кайгыртучан куллары белән ясалган кош ояларын һәм җимлекләрне төркемнәргә горурлык белән алып килгәч, бик шатландылар. Алар табигать өчен яхшылык эшләү авыр түгел икәнен аңладылар. Акция баланың экологик активлыгын үстерүгә ярдәм итә, тирә – юнь дөньясына, экологик культурага гөманлы мөнәсәбәт формалаштыра. Җимлекләр урнаштырылганнан соң, тәрбиячеләр белән балалар кошларны рәхәтләнеп ашата һәм күзәтә башладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International