Язгы өмәләр – буыннарны тоташтыручы яхшы традиция

2024 елның 16 апреле, сишәмбе
12 нче апрель көнне Кадер урта гомуми белем мәктәбендә 5-11 нче сыйныф укучылары, укытучылар катнашында язгы өмә үтте. Мәктәп территориясе сыйныфларга бүлеп бирелде. Барысы бергә мәктәп тирәсендә тәртип урнаштырдылар: чүп, корыган агач ботаклары, узган елгы яфрак һәм үлән җыйдылар, чәчәклекләрне тәртипкә китерделәр. Барысы да бик яхшы эшләде. Өмәдә эшләүчеләрнең барысына да рәхмәт!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International