Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе
4 апрельдән 7 апрельгә кадәр Нурлат шәһәрендә билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда 326 спортчы катнашты. Зәй спортчылары түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: Ишмянова Анастасия 57 килограммнан артык авырлык категориясендә 3 нче урынны алды (тренеры Гордейко Екатерина Николаевна), Бормотин Максим 70 килограмм авырлык категориясендә 3 нче урынны алды (тренеры Кәлимуллин Ленар Мөдәрис улы), Садреев Динар 70 килограммнан артык авырлык категориясендә 1 нче урынны алды һәм Идел буе федераль округы беренчелегенә сайланды(тренеры Салихова Регина Равильевна).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International