ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2017 ел
дүшәмбе
Зәйдә яшәүче хезмәт ветераны Шахмаева Елена Алексеевна бүген зур юбилеен – 95 яшен билгеләп үтте. Юбилярны шәһәр башлыгы урынбасары Недошивина Е.В. котлады, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Хезмәт ветеранын котларга “Зәй шикәре” АҖ генераль директоры Антон Трошин да килде. Ул ветеранга тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов зәйлеләр һәм шәхсән үз исеменнән, 2017 елның 2 июлендә килеп чыккан фаҗига белән бәйле, һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарының һәм шулай ук бу һәлакәттә гомере вакытсыз өзелгән Зәй кызы Мария Раушан кызы Галимованың гаиләсенә килгән авыр кайгыны ихлас күңелдән уртаклашуын белдерә. Зыян күрүчеләрнең тизрәк терелүен теләп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International