Район башлыгы Р. Г. Кәримов һәр сишәмбе көнне район белгечләре белән берлектә агрофирма бүлекчәләре, крестьян-фермер хуҗалыкларында атналык башкарылган эшләрне карый. Бүген район башлыгы “Зәй” агрофирмасы “Алга” бүлекчәсенең Карман һәм Кәрәкәс авылларында булып, яшь мөгезле эре терлекләр үстерүнең яңа технологияләре белән кызыксынды, Кәрәкәс авылыннан А.Р.Мөхәммәтҗанов (кошчылык) һәм Урта Пәнәче авылыннан Җ.К.Зәйнәшевләрнең фермер хуҗалыкларындагы эш барышы белән танышты.
Бүген «Теплосервис» хезмәт коллективында узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Коллективны еллык отчет белән оешма җитәкчесе Р.Г.Гарипов таныштырды. Районның социаль- икътисадый үсеш нәтиҗәләре хакында район башкарма комитеты башлыгы урынбасары Н.А.Нифатов сөйләде. Чарада эш нәтиҗәләре буенча аеруча тырышлык куйган хезмәткәрләр билгеләп үтелде. Җыелышта шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина катнашты.