Декрет ялыннан - яңа белемнәр белән: Зәйдә әниләр өчен уку тәмамланды

2019 елның 14 августы, чәршәмбе
Зәйдә 10 әни "Смета эше" курсын уңышлы тәмамлады. Халык мәшгульлеге үзәге юнәлеше буенча алар бушлай яңа һөнәр үзләштерү мөмкинлегеннән файдаланды. Яңа белемнәр хатын-кызларга декрет ялында булганда хезмәт базарында үзләренең көндәшлеккә сәләтлелеген арттырырга, декрет ялыннан соң эш урынына уңышлы җайлашырга ярдәм итәчәк, чөнки эштәге озак вакытлы тәнәфес еш кына квалификацияне югалтуга китерә. Һөнәри белем алган яшь әниләр бик теләп хис-кичерешләре белән уртаклаша. "Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге оештырган белем бирү турында танышым сөйләде. Барлык кирәкле документларны җыеп, мәшгульлек үзәгенә укуларын узу өчен мөрәҗәгать иттем”, - дип сөйли Светлана Яшина. Аның сүзләренчә, туганнары яңа белем алуга омтылышын хуплый. Программаны үзләштерүдә проблемалар тумый. “Бер ай уку бик тиз узды, уку ошады, бик күп яңалыклар белдем. Бу декрет ялыннан соң яңа белемнәр белән эшкә керешүнең уникаль мөмкинлеге!» - ди Светлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International