Район башлыгы Р.Г.Кәримов аттестат тапшыру тантанасында катнашты

2019 елның 25 июне, сишәмбе
Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов һәм мәгариф идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Н.А. Алчина катнашында 4нче мәктәп чыгарылыш укучыларына тантаналы рәвештә аттестатлар тапшырылды. "Чыгарылыш сыйныф укучылары йолдызлыгы» дип исемләнгән чарада урта гомуми белем турындагы аттестатларны 22 укучы алды, шулардан Шабаева Валерия «Укудагы аерым уңышлары өчен» алтын медальгә лаек булды. Мәктәптә чыгарылыш сыйныф укучыларын ихлас, мөстәкыйль, җаваплы, ярдәмчел, дус булырга, үз фикереңне якларга, фәнне яратырга, белемгә сакчыл карарга өйрәттеләр. Бәйрәм кунаклары һәм мәктәп директоры А.Р. Ларина барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да киләчәктә дә үз кыйблаларын югалтмауларын, хыялларын тормышка ашыруда тырышлык күрсәтүләрен, иң яхшы кешелек сыйфатларын арттыруларын теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International