Зәйдә капиталь ремонт объектларын йөреп чыктылар

2019 елның 14 июне, җомга
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А. Нифатов белән берлектә 2019 елгы капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын йөреп чыкты, аларда эшләр бара инде. Алар белән бергә әлеге чарада җаваплы хезмәт вәкилләре дә катнашты. Объектларны карап чыгу нәтиҗәсендә җитешсезлекләр ачыкланмады, барлык эшләр дә график буенча алып барыла. Илнар Хафизов подрядчыларның игътибарын эшнең сыйфатына юнәлтте, тикшерү нәтиҗәләре буенча җаваплы затларга тиешле күрсәтмәләр бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International