Район башлыгы Р.Г. Кәримов Россия көне белән котлый

2019 елның 11 июне, сишәмбе
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне чын күңелдән илебезнең төп бәйрәме – Россия көне белән котлыйм. Әлеге бәйрәм күпмилләтле Ватаныбызны, туган җиребезне ихлас күңелдән яратучыларны, киләчәк буыннарның имин һәм бәхетле тормышы өчен аны заманча һәм чәчәк атучы дәүләт итәргә теләүчеләрне берләштерә. Бу көн тагын бер кат Россия халкының дус-тату булып яшәвен күрсәтә, аларның бердәмлеген символлаштыра. Россия тарихы - безнең һәрберебезнең тарихы һәм ул кече Ватаннан башлана. Безнең өчен ул – Зәй җире. Безнең һәрберебез илебезнең үсешенә үз өлешен кертеп, үзенең генә түгел, ә нәселенең киләчәген төзи. Районыбызда яшь буынны патриотик рухта һәм гражданлык традицияләренә тугрылыклы итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Яшьләребезнең илебез белән өлкән буын кебек лаеклы горурлык хисләре кичерүенә ышанам. Зәйлеләргә ватанпәрвәр булганнары, тырыш хезмәтләре һәм халкыбызның матур традицияләрен дәвам итүләре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Барыгызга да сәламәтлек, имин һәм тыныч тормыш, барлык башлангычларгызда уңышлар телим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International