Зәйдә керәшеннәр иҗтимагый оешмасы конференциясе узды

2019 елның 16 феврале, шимбә
Бүген Зәйдә керәшен иҗтимагый оешмасының отчет - сайлау конференциясе узды. Чарада Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары В. Г. Акатьев, республика керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, "Туганайлар" керәшен мәдәни-агарту газетасының баш мөхәррире Л. Д. Белоусова, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәре керәшен иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре В. В. Агапов, Т. А. Багаутдинов, оешма әгъзалары катнашты. Конференциядә катнашучыларны сәламләп, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев барлык планнарның да уртак көч белән тормышка ашырылуын билгеләп үтте һәм киләчәктә дә уңышлы эш теләде. 2016 елдан 2019 елга кадәрге чорда оешма эшчәнлеге турында хисап тыңланды, 17 кешедән торган идарә составы сайланды. Керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе итеп бертавыштан район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Владимирович Чапков сайланды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде, киләчәккә төп моментлар билгеләнде. Конференция иҗтимагый оешма активистларын бүләкләү белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International