Зәйдә юбилярны котладылар

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
Зәй шәһәрендә яшәүче Мөхәммәтгалиева Тәзкирә Ширияздан кызы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев килде. Ул Тазкирә Ширияздан кызына Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы һәм район башлыгы Разиф Кәримов исеменнән истәлекле бүләк тапшырды, иминлек, сәламәтлек һәм җан тынычлыгы теләде. Апач авылында туып-үскән Тәзкирә Мөхәммәтгалиева гомерен туган җиренә хезмәт итүгә багышлаган, урман кискән, басуларда эшләгән, комбайнчы ярдәмчесе булган. Ире белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Тәзкирә Ширияздан кызы адресына бүген балалары, оныклары Һәм оныкчыклары исеменнән иң җылы теләкләр яңгырады. Автоклуб хезмәткәрләре юбилярга матур җырларын бүләк иттеләр. Бүгенге көндә дә Тәскирә апа тормышка сөенеп, аннан ямь табып яши. Җирне ярата, яшелчәләр үстерә, район, республика, ил яңалыклары белән даими кызыксынып тора. Ул 5 оныгы һәм 5 оныкчыгына яраткан әби дә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International