Мирный бистәсендә «Тылсымлы маҗаралар" дигән бәйрәм чарасы узды

2018 елның 25 декабре, сишәмбе
24 декабрьдә Мирный бистәсе паркында, яңа ел чыршысын ачу тантанасы кысаларында, «Тылсымлы маҗаралар» дигән бәйрәм чарасы узды. Бәйрәмне ачуда Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм «Мирный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Мария Гарапшина катнашты. Узып баручы елга йомгак ясап, ул зәйлеләрне якынлашып килүче Яңа 2019 ел белән котлады һәм барысына да сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм тыныч күк йөзе теләде. Бәйрәм шәһәр мәдәният йорты үзешчәннәре концерт программасы һәм театральләштерелгән сәхнә әсәрләре белән үрелеп барды. Чарада катнашучылар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, әкият геройлары белән турыдан-туры очраштылар. Балалар исә Кыш бабайга һәм Кар кызына үзләре өйрәнеп килгән җырларны җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, моның өчен татлы бүләкләргә дә ия булдылар. Бәйрәмдә йөздән артык кеше катнашты һәм ул бик күңелле үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International