“Изгелек кыл!”

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Ел саен декабрь башы традицион рәвештә инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Нәкъ менә шул вакытта үзәк белгечләре мохтаҗ кешеләргә тагын да күбрәк игътибар бирергә тырыша. 12 нче деабрьдә Зәй шәһәренең “Шатлык» үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында тантаналы чара узды. Анда 30 дан артык социаль хезмәт алучылар, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр катнашты. Алар арасында безнең шәһәр һәм район халкы гына түгел, Татарстанның барлык районнарыннан килүчеләр дә бар иде. Чарада катнашучыларны Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов сәламләде, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм үзәккә бүләк сертификаты тапшырды. Җавап итеп, һәрдаим ярдәм итеп торганнары өчен, шәһәр хакимияте һәм социаль яклау адресына бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде. Социаль хезмәт алучылар өчен көтелмәгән бүләк- Чистай шәһәреннән шигырьләр җыентыгы булды. Түбән Кама кунаклары музыкаль бүләк белән сөендерде. Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А.В.Чапков Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Э.Г. Хуҗина, "Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Л.Д.Симонова да булдылар. Бәйрәм чарасы физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең күңеленә өмет һәм иртәгесе көнгә ышаныч өстәр дип ышанасы килә, чөнки, кагыйдә буларак нәкъ алар менә шундый ярдәмгә моһтаҗ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International