Зәйдә юристлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

2018 елның 12 декабре, чәршәмбе

Бүген шәһәр суды бинасында юристлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Хезмәткәрләрне бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов һәм суд рәисе Рөстәм Хәкимов котлады. Алар юрист һөнәренең әһәмиятен тагын бер кат билгеләп үттеләр, юридик корпуска хезмәт бурычларының гадел башкарылуын, районда законлылык һәм хокук тәртибен алга таба ныгытуга ярдәм итүләрен теләделәр. Суд системасы үсешенә зур өлеш кертүе, Россия Федерациясендә гадел хөкемне камилләштерүе һәм аңа һәрьяклап ярдәм итүе өчен, беренче дәрәҗә "Тырышлыклары өчен" аерым хөрмәтләү билгесе белән Татарстан Республикасы Зәй шәһәр суды судьясы ярдәмчесе Стрелкова Светлана Анатольевна бүләкләнде. Суд системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен, Алдошина Людмила Михайловна – Татарстан Республикасы Зәй шәһәр судының суд утырышы сәркатибе, Ибраһимова Ландыш Мансур кызы – Татарстан Республикасы Зәй шәһәр суды сәркатибе, Никишина Альбина Рәдиф кызы - Татарстан Республикасы Зәй  районы суды буенча, җәмәгать судьялары аппараты консультанты Зәй муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International