Зәйдә муниципаль район Советының утыз икенче утырышы узды

2018 елның 6 июле, җомга
Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә Зәй муниципаль районы Советының утыз икенче утырышы узды. Көн тәртибенә 9 мәсьәлә куелган иде. Депутатлар Зәй муниципаль районының 2018 нче елгы һәм пландагы 2019- 2020 нче елларга бюджеты; Зәй муниципаль районы җирлекләренә урындагы мәсьәләләрне хәл итү өчен башка бюджетара трансферлар бирү тәртибе; ТРсы Зәй муниципаль районы кирәк –яракларын тәэмин итү өчен товарлар сатып алу, эш, хезмәтләр өлкәсендә контракт системасы турында; ТРсы Зәй муниципаль районы җирле үзидарә органнарында вәкаләтләрне тапшыру буенча килешү төзү тәртибе; Зәй муниципаль районы Уставына үзгәрешләр кертү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Көн тәртибенә кергән сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International