Зәйдә экология акциясе узды

2018 елның 4 июле, чәршәмбе
Бүген район яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче “ЭКО-стайл” экологик яшьләр хәрәкәте командасы әгъзалары Зәй елгасы яр буен, шәһәр пляжын чүп-чардан арындыруда катнашты. Яшьләр 10 зур капчык чүп һәм көнкүреш калдыклары җыйдылар. Ял итү урынында чүп калдыруның никадәр мәшәкать тудыруын үз күзләре белән күрделәр. Егетләр һәм кызларның игелекле гамәлләре зәйлеләрне әйләнә-тирә мохитебезгә игътибарлы булырга чакыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International