Гүлкин авыл җирлегендә чираттагы күчмә семинар үткәрелде

2018 елның 4 июле, чәршәмбе
Семинар эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, район советы һәм башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Кунаклар җирлеккә керүче Иске Елан һәм Гүлкин авылларының социаль объектларын карадылар, Иске Еланда яңа су белән тәэмин итү системасының ешлык үзгәртү җайланмасын ачу тантанасында катнаштылар. Семинарның пленар өлеше Гүлкин авылы клубында узды. Катнашучылар җирлекнең җирле үзидарә органнары эшчәнлеге белән таныштылар, район җирлекләрендә үзара салым программасының үтәлешен тикшерделәр, 2нче квартал нәтиҗәләренә карап, аерым күрсәткечләр буенча авыл җирлекләре эшчәнлеген бәяләделәр. Шулай ук авыл хуҗалыгына, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә, муниципаль милекне теркәүгә кагылышлы сораулар да күтәрелде. Йомгаклау сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов чыкты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International