Зәй ЮХИДИ хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантанага җыелды

2018 елның 3 июле, сишәмбе
Быел бәйрәм илдә юл хәрәкәте тәртип сагы оешмасы барлыкка килүгә 82 ел тулуга багышланды. Район юл хәрәкәте иминлеген саклаучыларны тантаналы төстә эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Алексей Симцов, ЮХИДИ башлыгы Рамил Гарифуллин, ветераннар Ринат Габбасов, Вадим Васильев тәбрикләде. Бүгенге көндә районда юл иминлеген 13 хезмәткәр саклый, юл һәлакәтләрен кисәтү өчен алар зур тырышлык куеп эшлиләр. Тантанада бер төркем хезмәткәргә эчке эшләр бүлеге һәм ЮХИДИ җитәкчелеге Мактау грамоталары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International