Районда якташыбыз, авыр атлетика буенча - СССРның, гер спорты һәм милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы Василий Николаев истәлегенә Республика ярышлары узды

2018 елның 14 мае, дүшәмбе
12 майда спорт-сәламәтләндерү үзәгендә якташыбыз, авыр атлетика буенча - СССРның, гер спорты һәм милли көрәш буенча РСФСРның спорт остасы Василий Николаев истәлегенә (2000 — 2001, 2002 елларда туган) яшүсмерләр һәм кызлар арасында Республика ярышлары узды. Ярышларны ачу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов, аның урынбасары А.В. Чапков, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Р.Р. Мәвләвиев катнашты. Илнар Фанилевич спортчыларны сәламләп, аларга уңышлы стартлар теләде. Анда Зәй, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Ютазы, Чистай, Сарман районарыннан 100 дән артык спортчы, катнашты. Чакырылган кунаклар арасында Василий Николаевның тормыш иптәше Тамара Макаровна, аның апасы Нина Порфирьевна, дуслары, спорт ветераннары да бар иде. Гер спортына килгәндә, районда әлеге спорт төре ныклы үсеш алып килә. Аның башында танылган спортчы, тренер Рафис Гатин тора. Моның нәтиҗәсе буларак Зәй гер күтәрүчеләре кайда да сынатмый. Бу ярышта да районыбыз яшь спортчылары уңышлы чыгыш ясады. Командаларга килгәндә, Зәй командасы - җиңүче, Минзәлә белән Ютазы командалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Әлеге турнир Зәйдә гер спортына игътибар зур булуын тагын бер кат күрсәтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International