Зәй мәшгульлек үзәгендә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле гражданнар белән очрашу узды

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе
Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре инвалидларны реабилитацияләү шәхси программасындагы тәкъдимнәрне үтәү максатында инвалидлык билгеләнгән һәм һөнәри эшчәнлеген, һөнәри реабилитацияне үзгәтергә мәҗбүр булган гражданнар белән очрашу үткәрде. Чара барышында катнашучыларга мәшгульлек үзәгендә күрсәтелүче хезмәтләре һәм чаралар, үзмәшгульлек, һөнәри уку, җәмәгать эшләрендә катнашу, вакытлыча эш белән мәшгуль булу, “Россиядә эш” порталы турында тулы мәгълүмат бирелде. Очрашуда катнашучыларга булган вакансияләр, шул исәптән квоталаштырылган хезмәт урыннары буенча эш урыннары тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар алдында мәшгульлек хезмәте ярдәмендә үз эшләрен булдырган инвалидлар чыгыш ясады, алар үз тәҗрибәләре буенча уңышлы эшмәкәрлек эшчәнлеге турында сөйләделәр. Шулай ук инвалидларны эшкә алырга әзер булган эш бирүчеләр чыгышы да тыңланды. Эшкә урнашу буенча мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итү өчен инвалидлар резюме тутырдылар, аларда үзләренең тәкъдимнәрен күрсәттеләр. Чарада барлыгы 16 кеше катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International