Зәй мәшгульлек үзәгендә эксперт советы утырышы узды

2018 елның 27 апреле, җомга
27 апрельдә Зәй мәшгульлек үзәгендә билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәвенә алганда бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтүдә бизнес-планнарны бәяләү буенча эксперт советы утырышы узды. Субсидия алырга дәгъва кылучылар эксперт советы әгъзаларына чәчтараш хезмәтләре салоны булдыру, бүлмәара һәм керү ишекләре кую һәм сату, пластик тәрәзәләрне ремонтлау буенча бизнес-планнарын презентацияләделәр. Чара башланганчы, баш дәүләт салым инспекторы О.Ю. Зыкова булачак эшмәкәрләргә пенсия һәм салым закончалыкларындагы үзенчәлекләрне аңлатты, кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча совет әгъзалары өч бизнес-планны хуплады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International