«Без –Тукайлы халык мәңгегә»

2018 елның 27 апреле, җомга
Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чагында, шаулап – гөрләп яз килгәндә, татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез дөньяга килгән. 26 нчы апрельдә бөтен дөнья татар халкы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтте. Районыбызда да шагыйрьгә багышланган күп чаралар узды. «Энергетик» мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә гимназия укытучылары, укучылары тарафыннан әзерләнгән «Без –Тукайлы халык мәңгегә» дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде. Әлеге чарада Г.Тукайның шигырьләре укылды, әкиятләреннән өзекләр күрсәтелде, бәйрәм кичәсе җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International