Зәй каратэчысы – Вадим Зеленин Россия командасында

2018 елның 16 апреле, дүшәмбе
14 апрельдә Мәскәүдә каратэ буенча Россия беренчелеге узды. Анда Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән 700дән артык спортчы катнашты. 25 спортчы арасында үз авырлык үлчәмендә (70 кг.га кадәрле) Зәйдән Вадим Зеленин бронза медальгә лаек булды. Ул, әтиле-уллы Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында тәрбияләнүче спортчы. Ярыш нәтиҗәләре буенча, Вадим Зеленин бронза медальгә лаек булды. Якташабыз киләчәктә Болгариядә узачак Европа беренчелегендә катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International