Православие христианнары "Кач ману” бәйрәмен билгеләп үттеләр

2018 елның 19 гыйнвары, җомга
Бүген Зәй православие христианнары "Кач ману” бәйрәмен билгеләп үттеләр. Исегезгә төшерәбез, православие динендәгеләргә уңайлы булсын өчен узган ел Зәйне әйләнеп чыгу юлында район башлыгы Рәзиф Кәримов инициативасы белән "Изге Чишмә” төзекләндерелгән иде. Машиналар юлы янында өсте ябулы эскәмияләр куелды. Чишмәгә уңайлы металл баскыч төшә. Аста төп мәйданда агач бәке ясалган, аның янында кием алыштыру өчен ике кабина төзелгән. Бөтен территория буенча заманча яктырту урнаштырылган: фонарьлар кояш нурларыннан корылма ала, шулай ук алар хәрәкәт датчиклары белән җиһазландырылган. Объектны тәртипкә китерү өчен бер миллион сумнан артык акча тотылган. Разиф Кәримов быел да православие йоласы өчен махсус билгеләнгән урынга килеп, христиан динендәгеләрне бәйрәм белән котлады, зәйлеләргә сәламәтлек һәм район һәм республика үсешенә нәтиҗәле хезмәттә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International